Сәнгать – дуслык илчесе!

12 октября 2017 года
Айгөл Юлъякшина
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры беренче тамашачыларын 1938 елның 14 декабрендә кабул иткән. Мәскәү консерваториясенең милли бүлеген тәмамлаган студентлар төп труппаны тәшкил иткән. Башкортстан­ның музыка училищесын тәмамлау­чылардан оркестр белән хор тупланган. 1941 елда балет труппасын Ленинград хореография училищесын тәмамлау­чылар тулыландырган. Театрны оештыруда, кадрлар тәрбияләүдә беренче сәнгать җитәкчесе һәм театрның баш дирижеры (1938-45), БАССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты Петр Славинскийның өлеше зур.

Быел театр 80нче иҗат сезонын ачты. Күп еллар һәм вакыйгалар аша узып, ул бүген республика һәм ил күләмендә үзенең лаеклы югарылыгын алды. Театр — халыкара, Бөтенрусия чараларын, фес­тиваль­ләрен кабул итү урыны, республиканың йөзек кашы. Балет һәм опера труппасы Франция, АКШ, Голландия, Бельгия, Төркия, Мисыр, Португалия, Бразилия, Таиланд, Кытай, Италия, Мексика һәм башка илләрдә гастрольдә булып, Башкортстан данын таратты.
Ике ел театрга Илмар Әл­мөхәммәтов җитәкчелек итә. Шушы чорда ниләр булган? Театр нинди юнәлештә эш алып бара? Илмар Разин улы белән шул хакта сөйләштек.
— 2015 елда театр “Геракл” операсын куюга федераль грант алды. Операны Георгий Исаакян куйды, ул театр өчен бик кызыклы постановка булды. Режиссер белән таныш идек, ә менә Гендельның барокко музыкасы белән театр беренчегә очрашты. Зур иҗади эш башкарылды, үзенчәлекле башкару стилен исәпкә алып, хор белән дә, солистлар белән дә эшләргә кирәк иде. Бу эш “Алтын битлек” театр премиясе тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәяләнде. Иола ролен башкаручы Диләрә Идрисова белән театрның һәм, аерым алганда, бу спектакльнең дирижеры Артем Макаров “Алтын битлек” белән бүләкләнде. Бу бик зур казаныш дип уйлыйм. Безгә Мәскәүгә баруга Башкортстан Мәдәният министрлыгы зур ярдәм күрсәтте. Башта “Музыканы күрергә” фестиваленә бардык, анда “Алтын битлек”нең экспертлары “Геракл”ны Уфага килмичә дә карый алды. Карадылар да, аерым номи­нация­ләрдә бил­геләргә уйладылар. Бу жюринең махсус бүләге иде.

 
Былтыр республика тарафыннан “Музыкаль Уфа” проекты кысаларында акча бүленде. Заһир Исмәгыйлевның “Сыңрау торна” спектаклен, андагы сценографияне, костюмнарны яңарттык. “Сыңрау торна” — башкорт балеты гәүһәре, легендасы. Театрда аңа күп традицияләр, вакыйгалар бәйле. Балет белән танышкан Рудольф Нуриев, аннан тәэсирләнеп, тормышын биюгә бәйләгән. Беренче милли балетта Зәйтүнгөл ролен Зәйтүнә Насретдинова башкарган. Легендар Фәйзи Гаскәров балетны аңа багышлаган. Репертуарда бу балетны саклар өчен, аны яңартырга кирәк иде. Без шулай эшләдек тә. Әйт­кәндәй, үткән сезонда узган XXI Р. Нуриев фестивален без нәкъ “Сыңрау торна” спектакле белән ачтык.
“Уфада Шаляпин кичләре” шулай ук зур уңыш белән үтте. Бик күп шатлыклы, җитди очрашулар булды. Шаляпин фестивален яңача оештырдык — Федор Шаляпин исемендәге беренче халыкара вокалчылар конкурсы үткәрдек. Яшь җыр­чылар өчен әлеге конкурсның кирәк­леге хакында 20 елдан артык сүз йөрде, әмма хыял һаман да тормышка ашырылмыйча килде. Ниһаять, конкурсны игълан иттек. Чара зур уңыш белән үтте. Жюри рәисе Әскар Абдразаков булды. Жюри составында күп билгеле сәнгать әһелләре булды. Киләсе елда конкурсны тагын үткәрергә ниятлибез.
Республикадан алынган яр­дәм исәбенә Заһир Исмәгый­левның “Салават Юлаев” операсын яңа редакциядә әзер­ләдек. Режиссеры Мариин театрыннан Иркин Габитов булды. Бу да театр тарихына, башкорт музыкасына мөрәҗәгать итү иде. Ул Заһир Исмәгыйлевның тууына 100 ел тулуга багышланды. Уфа сәнгать академиясе белән берлектә конкурс та оештырдык.
Быел республикадан максатлы субсидияләү төрендә ярдәм алдык. Проект “Урыс дуэты. Опера һәм балет” дип аталды. Андрей Петров куелышында “Ал чәчәк” балеты белән сезонны ачтык. Бу балет Уфада туарга тиеш иде. Сергей Аксаков исеме белән бәйле әлеге әсәр — республика бренды. Театр үзе дә Аксаков йортында урнашкан. Куючыларга мондый бүләк өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. “Ал чәчәк” театрыбызга озакка килде, дип ышанам.
“Урыс дуэты”ның икенче өлеше — декабрьдә узачак “Царская невеста” операсы премьерасы. Һәр опера театры­ның репертуарында да классик әсәрләр булырга тиеш, дип уйлыйм. “Царская невеста”ның афишага кайтуы — бик кирәкле хәл, вакыт таләбе.
Гастроль оештыруга ярдәм итүчеләргә рәхмәтебез зур. Республиканың финанс ярдәме белән сентябрьдә Бангкокта узган XIX халыкара музыка һәм бию фестивалендә катнаша алдык. Балет труппасы Юрий Григоровичның “Спартак” һәм “Корсар” балетларын тәкъдим итте. Бик күп уңай тәэссоратлар алдык, артистларыбыз хакында бихисап җылы сүзләр ишеттек. Безне бик яхшы кабул иттеләр. Быел фестиваль Русия һәм Таиланд арасындагы 120 еллык дуслык нәтиҗәсе буларак узды. Анда Русиянең ике театры гына булды. Фес­тивальдә республи­каның атказанган сәнгать эшлеклесе Герман Ким җитәк­челегендәге театр оркестры да катнашты. Шулай ук, оркестр Екатеринбург опера һәм балет театры спектакльләрен дә музыкаль яктан бизәде. Октябрь ахырында театр Германия шәһәрләре буйлап турнега чыгарга әзерләнә.
Русия илчесе Кирилл Барский безне чыгышларыбыздан соң килеп сәламләде, “Сез бик зур эш башкарасыз, дәүләтләр арасындагы чикне бетерәсез. Сәясәтчеләр килешеп бетмә­гәнне, сәнгать булдыра”, диде, театрыбызны бик яратуын әйтте, соклануын белдерде.
Уфада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү уңаеннан театр бинасы ремонтланды. Ал өлеше, зал, фойе матурланды, ут һәм тавыш җиһазлары яңар­тылды. Театр өчен зур бүләк бу. Хәзер без Башкортстанның 100 еллыгына әзерлек кысаларында төзекләндерү эшләренең икенче этабын көтәбез.
Киләчәктә театр эшчәнлеген ачык, аңлаешлы репертуар исемлеге белән бәйле күрәм. Афишабыз яңа классик әсәрләр белән тулыланып торуына өметләнәм. Шулай ук, безгә экспериментлар да ят түгел.
Уйлап табулар вакытында үсеш тә тоела. Бу теләсә нинди учреждение өчен кирәк. Вакыт үзгәреп тора бит, аннан артта калырга ярамый!
Партнеры